Һөнәр сайлау турында югары сыйныф укучылары өчен (12+)
19
Февраль 2021
Җомга
19 февральдә 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен хәзерге заман һөнәрләре турында телдән журнал үткәрде. Укучылар «Ялкын», «Гаилә һәм мәктәп» журналларыннан замана һөнәрләре, һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары, ул һөнәргә кайда укырга мөмкинлеге белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган мәгълүматләрны язып алдылар. |